Сайтның авторы һәм администраторы: Фәррахов Габделгаффар Илшат улы

 

Татарстан республикасы 

Яр Чаллы шәһәре МБББУ «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»

укучысы (2010-2015 уку еллары)

 

Яр Чаллы шәһәре МБББУ «79 нчы лицей»

укучысы (2015-2016 уку елы)

 

              Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәренең ДАГББУ «Иннополис лицее»                      укучысы (2016-2020 уку еллары)


«Белем җәүһәрләре - 2014» V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре


2014-2015 уку елында, «Белем җәүһәрләре - 2014» V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә «Минем гимназиям» газетасы сайты белән катнашып, I дәрәҗә Дипломга һәм «Белем җәүһәре - 2014» исеменә лаек булдым.

«Татнетны үстерү фонды» оешмасы һәм җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улының «Белем җәүһәрләре - 2014» V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе «Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары» номинациясендә җиңүчеләргә тапшырган бүләкләрнең берсе:



XVIII Республикакүләм «Яшь программист» бәйгесе нәтиҗәләре


2014 елда XVIII Республикакүләм «Яшь программист» бәйгесенең республика этабында «Web-сайтлар» номинациясендә катнашып уңышлы чыгыш ясаганнан соң, интернет челтәренең татар сигментын үстерүгә өлеш керткәнем өчен  Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, махсус грамота белән бүләкләде. 

XVIII Республикакүләм «Яшь программист» бәйгесеннән күренеш:

 

Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Мифтахов Фәрит Фәиз улы ярдәме белән укучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды!