4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Бүген халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге актуаль мәсьәлә. Бердәм булыйк – томышыбыз имин, бәрәкәтле булсын!


6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Конституция кануннары – гражданнарның, дәүләт органнарының, җәмгыятьчелекнең хокуклары һәм бурычлары берлеге ул. Конституция – күп милләтле Татарстан халкының тынычлыкка, иминлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдыра.

Хөрмәтле мөгаллимнәр, хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар! 


Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Шунысы куанычлы: республикабызда милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим. 

Республика көне белән!

Айдар Гарифуллин, Чаллы шәһәре 2 гимназиясе директоры


27 нче ноябрь – Әниләр көне

Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Барлык әниләрне дә чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклибез!

Балаларыгызның куанычын күреп, сәламәт, бәхетле һәм имин яшәвегезне телибез!


Икенче гимназиям

Факил Сафин көе һәм сүзләре

 

Чулман буен күмдең нурга,

Чаллыярга бирдең ямь.

Туган телдә белем алу

Бәхет икән, чын бәйрәм.

 

Икенче гимназиям 

Хыялый балачагым,

Күңел түремдә балкып,

Йолдыз күк янар чагым.

 

Даның китәр еракларга,

Юлларда үсәр гөлләр.

Синдә зирәк укучылар,

Иң гадел мөгаллимнәр.

 

Халкым рухы канатлана,

Ашкына якты таңга.

Иман нуры, белем уты

Сүнмәс, сүрелмәс җанда.